KAMA TYRES генераль директоры IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде. Игорь Прокопьев командировкадан кайткач, илебезнең киләчәге өчен тавыш бирү максатыннан, хатыны белән сайлау участогына юл тотты. - Россия парламенты депутатларын сайлау – иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Анда һәркем катнашырга тиеш, чөнки ул безнең гражданлык бурычы. Илебезнең киләчәге, предприятиеләр эшчәнлеге, продукция җитештерү, социаль проектларны гамәлгә ашыру – болар һәркемнең бурычы һәм җаваплылыгы. Нәкъ менә без республикабызның һәм илебезнең киләчәген билгелибез. Шуңа күрә шина комплексының әлегә кадәр тавыш бирмәгән хезмәткәрләрен сайлау участогына килергә һәм үз тавышын бирергә чакырам», – дип ассызыклады компания башлыгы.